Әгәр язмамны ошатсаң ♥️ куерга һәм кайтаваз калдырырга иренмә🤗 Гомүмән сезгә үләннәр белән дәвалану темасы ошыймы? Язмаларымда аларның күбрәк кайсы ягын яктыртылуын теләр идегез? Сезнең өчен үлән исемнәрен рус телендә ишетү уңайлымы яисә татар телендәме? -------------------------- 🌱 Бик күп үләннәр тынычландырү үзлегенә ия, ләкин аларның бер өлеше генә борчылу (тревожность) хисен басырга сәләтле. 🔸 Бу нәрсә дигән сүз? 🔸 Әгәр "противотревожный" дигән препаратларны алсак, аларда бу үзлек өчен бензодиазепин исемле матдә җавап бирә. Ягъни бу матдәләр безнең күзәнәкләрдәге бензодиазепин рецепторларына йогынты ясыйлар һәм нәтиҗәдә борчылуыбыз кими. (Чагыштыру өчен, бу йозактагы ачкыч кебек, молекула ачкычны бора һәм безнең халәтебез үзгәрә. Бу молекулаларны бензодиазепин рецепторларының агонистлары дип йөртәләр) 🌱 Һәм бу матдәләр дару үләннәренең кайберләрендә шулай ук бар, һәм без аларны шулай ук "противотревожные" дип атап йөртәбез. ☝️Бу үләннәр исемлегенә түбәндәгеләр керә: • Ромашка аптечный - бу үзлеге өчен флавоноид апигенин җавап бирә ✔️ • Котовник кошачий - бу үзлеге өчен химик составындагы терпеннар җавап бирә ✔️ • Страстоцвет (пассифлора) - бу үзлеге өчен химик составындагы флавоноидлар җавап бирә, механизмы ромашка белән охшаш ✔️ • Шлемник бокоцветный или байкальский - бу үзлеге өчен шулай ук химик составындагы флавоноидлар (байкалеин һәм байкалин) җавап бирә ✔️ • Мелисса - бу үзлеге өчен химик составындагы терпеноидлар җавап бирә ✔️ • Валериана 📎 Бу үләннәр шулай ук тынычландыру үзлегенә дә ия. 🔸 Бу үләннәрне ничек дөрес итеп кулланырга соң? 📌 Мөмкин бу үләннәрне аерым үзләрен генә кулланырга да һәм шулай ук мөмкин бу үләннәрне тынычландыру үзлегенә ия булган үзегез яратып эчә торган башка үләннәр белән бергә катнаштырырга да (иң күбе бергә 5 төрле үләнне кушып эчәргә киңәш ителә) Мисал өчен, болар янына кушарга мөмкин булган башка үләннәр: 🌱 юкә чәчәге 🌱 сары мәтрүшкә 🌱 зәңгәр мәтрүшкә 🌱 тимьян (чабрец) 🌱 боярышник 🌱 пустырник 🌱 лаванда 🌱 мята 🌱 шалфей лекарственный 🌱 иссоп 🌱 таволга 🌱 пион уклоняющийся Игътибар! Һәр кешенең үзенең ниндидер чирләре булырга мөмкин, шуңа күрә кулланыр алдыннан алда санап үткән үләннәрнең противопоказанияларын карарга онытмагыз ✔️ 📌 Өлкән яшьтәгеләр өчен дозировка: 250 мл. (ягъни бер стакан) кайнаган кайнар суга 2 чәй калагын чүмәкәйләп үлән яфраклары (чәчәкләре) салабыз. Шуннан 15 минут төнәтәбез һәм эчәбез. 📌Куллану вакыты: көненә 3-4 тапкыр, (кичке якта куллансаң хәерлерәк)✔️ Рецептларга мисаллар: 1⃣ нче рецепт - озакка сузылган борчылулардан: - 2 өлеш ромашка аптечный - 1 өлеш шлемник - 1 өлеш котовник 📎 Бер стакан кайнаган кайнар суга ике калак салып 15 минут төнәтәбез. ☝️Игътибар дару үләннәренең яфракларын һәм чәчәкләрен беркайчан да кипятокка салып пешермибез (төнәтмибез), су кайнар булсын, ләкин кипяток булмасын, шуңа күрә чәйнектәге су кайнап чыккач үләннәр өстенә агызганчы 2-3 минут булса да көтеп торыгыз. 2⃣ нче рецепт - ситуатив борчылудан: - 2 өлеш ромашка - 1 өлеш мелисса - 1 өлеш шалфей - 1 өлеш астрагал - 1 өлеш котовник 📎 Бер стакан кайнаган кайнар суга ике калак салып 15 минут төнәтәбез. 🔸 Балаларга килгәндә исә, аларның организмнары өлкән яшьтәгеләрнекеннән аерылып тора һәм аларга бөтен үләннәрне дә кулланырга ярамый, шуңа күрә балаларга борчылуларын бетерү өчен кулланырга рөхсәт ителә торган үләннәр исемлеген аерым язып үтәм: 🌱 Боярышник кроваво-красный (антигипоксант) 🌱 Буквица лекарственная 🌱 Валериана 🌱 Вахта трехлистная 🌱 Душица обыкновенная 🌱 Котовник кошачий 🌱 Липа (яфраклары - антигипоксант) 🌱 Мелисса лекарственная (антигипоксант) 🌱 Ромашка аптечная 🌱 Лабазник вязолистый(антигипоксант) 🌱 Шалфей стройный 🌱 Шлемник бокоцветный 🌱 Хмель обыкновенный 🌱 Листья смородины (антигипоксант, нейропротектор) Баланың нерв системасы әле үсеш ала, шуңа күрә бу исемлектә шулай ук балаларга рөхсәт ителә торган антигипоксант һәм нейропротектор үзлекләренә ия булган дару үләннәре дә бар. 🔸 Балаларга иң күбе өч төрле үләнне кушып бирергә рөхсәт ителә ✔️ ▶️ Балалар өчен түбәндәге рецептларны куллана аласыз: 1⃣ нче рецепт: - 2 өлеш юкә чәчәге - 2 өлеш мелисса - 1 өлеш карлыган яфрагы 2⃣ нче рецепт: - 2 өлеш боярышник - 2 өлеш шлемник - 1 өлеш мелисса 3⃣ нче рецепт: - 2 өлеш зәңгәр мәтрүшкә - 1 өлеш мелисса - 1 өлеш карлыган яфрагы 🔸 Балаларга үләннәрнең дозировкасы аның яшенә һәм авырлыгына карата билгеләнә. Монда әгәр дозировкасы төгәл үтәлсен дисәң өч төрле кагыйдәгә нигезләнеп эшләргә кирәк. 📍1 нче кагыйдә - Кларк кагыйдәсе: Детская доза = Взрослая доза * (Масса в кг/70) 📎 Баланың авырлыгына карата 📍2 нче кагыйдә - Янга кагыйдәсе: Детская доза = Взрослая доза * (Возраст в годах/возраст +12) 📎 Баланың яшенә карата 📍3 нче кагыйдә - Фрид кагыйдәсе: Детская доза = (Возраст в месяцах * доза для взрослого)/150 📎 Баланың яшенә карата төгәллек кертә. Әгәр дә бу кагыйдәләрне куллана белмәсәгез, 📍дүртенче кагыйдә - Розмари кагыйдәсен (анысы гадиерәк) кулланырга мөмкин. Розмари кагыйдәсе буенча үләннәрнең дозировкасы өлкән яшьтәгеләрнеке кебек ясала, ләкин балага бу чәй билгеле бер күләмдә генә бирелә. Әгәр өлкән яшьтәгеләрнең ясалган чәй күләме 230-250 мл. булса: • 2 яшькә кадәр - 1 чәй калагы бирелә, • 2-4 яшь аралыгында - 2 чәй калагы бирелә, • 4-7 яшь аралыгында - 1 аш кашыгы бирелә, • 7-11 яшь аралыгында - 2 аш кашыгы бирелә. 🔸Балаларга чәйне бирү вакыты: Кичке аш вакытында, шуннан йокларга берникадәр вакыт кала һәм йоклар алдыннан (ягъни 3 тапкыр). Бу баланың нерв системасына аннан ни теләгәннәрен аңлап тынычланырга вакыт җитсен өчен эшләнелә. 🔸 Балага узган хатын-кызларга борчылудан түбәндәге дару үләннәрен кулланырга рөхсәт ителә: 🌱 ромашка аптечная, 🌱 валериана, 🌱 липа, 🌱 мелисса 🔸 Бала имезүче хатын-кызларга противотревожный үзлеккә ия булган һәм кулланырга рөхсәт ителә торган дару үләннәре арасыннан игътибарны күбрәк ромашка аптечнаяга бирергә киңәш ителә ✔️

Теги других блогов: продвижение SEO Google